Теләк тели беләсезме?
Еш кына котлау сүзләре әйтелгән чакта, ямьсез сүзләр белән теләнгән матур теләкләр ишетеп була. Мәсәлән: "кайгы-хәсрәт күрмә, авырма, ризыгың бетмәсен, бала кайгысы килмәсен" һ.б. Күңеллеме соң бәйрәмнәрдә андый "изге" котлаулар кабул итү яисә тыңлап утыру? Юк шул, күңелләргә матурлык урынына начар сүзләр, курку сеңеп кала.
Андый сүзләрне кулланмыйча да шул ук мәгънәне белдерүче изге теләкләр әйтеп була. Күңелсез теләкләрне яхшыга әйләндереп язу буенча кыскача шпаргалка:
× кайгы-хәсрәт күрмә
✓ бәхетле бул, шатлык-куанычта яшә, һәр көнең бәхет-шатлык китерсен
× авырма, аяк-кулларың сызлаусыз булсын
✓исән-имин бул, сау-сәламәт яшә, нык сәламәтлек юлдаш булсын, көч таш