Алты өлеш бәхет
Физәлия Дәүләтгәрәева
Икенче балаларын, бәлки, кыз туар, дип өметләнеп көтсәләр дә, Рәхимә белән Гафур Ходай биргән малайны сөенеп кабул иттеләр. Гафур шулай да хатынын юатып маташты: «Кыз да булыр, яшьбез бит әле, әнисе». Сүз дә юк, булыр, Алла бирса...
«Миңа уйналга бәбәй алып кайтканнал! Улла!» – сакауларча сөрәнли-сөрәнли яңа туган энекәше янында куанычыннан сикергәләгән Шәүкәтен Рәхимә, чү, шаулама, бәбәйне уятасың, дип, баладан читкәрәк этте. Дүрт яшьлек малай, аның саен кызыксынуын баса алмыйча, кетерди-кетерди, тәмле йокыга талган энекәше кырына елышты. Кечкенә бите генә күренерлек итеп бар гәүдәсе ак биләүсәгә биләнгән бәләкәч Әскәрне тизрәк чишендереп, бар җирен