
Күлмәкләрне минем санама син,
Очларына чыга алмассың.
Күңелемә бәйрәм ясап менә,
Алып кайттым тагын яңасын.
Кыйбат булса булсын! Ник? Ярар соң...
Бер күлмәктән дөнья бетмәгән.
Шушы күлмәк кенә рәткә кертте,
Кәефем юк иде иртәдән.
Һәркайсы да үз язмышы белән
Элгечендә тора эленеп.
Күлмәкләрне минем санама син...
Хәлләремне сора иң элек!
Тәнзилә Галимуллина
0 комментариев
1 класс
«Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде», дип яза бу турыда Габдулла Кариев. Читтән караганда, Тукайның халыкка арты белән чыгып җырлавы дуслары алдында аңлы рәвештә эшләнгән эпатажны хәтерләтә (шагыйрьнең капельмейстер түгеллеген труппа бик яхшы белә югыйсә).
🔗https://kazanutlary.ru/news/gabdulla-tukainyn-tuuyna-140-el/tukay-shkhesen-shrekhlr
0 комментариев
0 классов
Безнең гомер күргән падишаһлар!
Шаккатырлык Тарих үзе дә.
Ярты юлдан кире борыл, имеш,
Коммунизм төзе-төзе дә.
Борылдыкмы? Алга барышмы йә,
Чамаларлык хәл дә калмаган.
Ак өметләр күптән суга баткан,
Хыялларны утлар ялмаган.
Илнең үткәннәрен Тарих язган,
Патшалары киткән... Сүз калган.
Алар телендәге ул сүзләрдә
Ачыла гына бара һәр ялган.
...Коммунизм төзеп булмаса да,
Юлларны гел төзеп торалар.
Һәр чорда да бер үк мәгънә бирә
«Булдырабыз!» яки «Ура!»лар.
Патша белән Шагыйрь Тарих буйлап
Гасырларны бергә кичкәннәр.
Һәм еш кына, телен кисәлмәгәч,
Шагыйрьләрнең башын кискәннәр.
Падишаһлар килә-китә торган,
Ялганнарда заман, чор янган.
Башын иеп кояш карап торган,
Баш киселгән... Барыбер Сүз калган.
Тарих – гадел, шагыйрь – үткен күзле,
Һәр икесе шундый дан алган.
Киләчәкнең ачык капкасыннан
Барыбер Сүз керә иң алдан!
Фирүзә Җамалетдинова
0 комментариев
1 класс
...Ул ничек булганын абайламый да калды: күз ачып йомганчы машина аны бәреп екты, карт аста калды. Алгы тәгәрмәч сул аягы өстеннән чыкты (аягында калын табанлы үзебезнең «Спартак» ботинкасы иде, шул турыдан). Ярый әле, машина туктады. Аякларын машина астыннан чыгарды, уңга таба, читкәрәк алды. Аяз көнне яшен суктымыни – әле ни булганын да аңышмый. Оныгы машинаның алгы ягыннан аның янына килде. Йөзе киеренке, тавышы ишетелер- ишетелмәс, үзе каушаган, калтырана. – Ай бабай... – И балам, бабаңны таптаттың бит...
🔗https://kazanutlary.ru/news/hikaya/i-balam-xikaia
0 комментариев
4 класса
Фильтр
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О бизнесе
Культура и искусство
“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.
- улица Декабристов, 2, Казань