Фильтр
Закреплено
  • Класс
Колхоз столовые
Бу атнада авылга кайтып килдем. Әни кышдыкта бездә, өй буш, газы янып тора. Шулай җай чыккач берничә тапкыр карап киләм. Ара ерак машина белән 5 сәгатьләр кайтасы. Әни атна ахыры җитә башласа, кызым җаең булмас инде, кайтып килә алмассың, дип гел сорый. Сизеп торам, эче поша инде, яраса үзе очып кайтып килер иде менә. Эштән туры киттем. Өйгә шалтыратам эштән. Телефонны ала ул гадәттә. Әни, мин авылга туры китәм. Төнлә кайтырмын. Югалтма, яме, әгәр юллар начар булса, бер туганда куна да калырмын. Мин сиңа шалтыратып хәбәр бирермен әле, димен.
Ярый кызым, йөрмә төнлә, ди борчылып. Аннан тартынып кына бу миңа:
-Кызым, авыл башындагы колхоз ихаталарын да карап кит әле, шунда юл у
Гульсиня Шакирова
Кайттым кабат туган ояма

Кайттым кабат туган авылыма,
Кайттым бүген туган ояма.
Әнием җаныем исән - сау гына бул,
Син булганга җылы оя да.

Кайттым кабат туган авылыма,
Карлы кышның салкын көнендә.
Исәнлекләреңне бирсен әнием Ходай,
Теләк телим һәрбер көнемдә.

Туган йортның һәрбер бусагасы,
Инде яңартылган булса да.
Әниемнең догалары тартып,
Кайтаралар туган ояма.

Туган авылым Яңа Арыш минем,
Балык Бистәсендә бер дигән.
Мин дә авылымның бер баласы,
Адашып чит җирләрдә йөргән.

Кайттым бүген кабат авылыма,
Кышның ап - ак матур көнендә.
Көтеп алды газиз әнием мине,
Исән - сау бул, әнием, син генә.

Гөлсинә Шакирова
Әлеге шигырем апам рухына дога булып барып ирешсә иде(сораулар буйынча).. 🤲


Киттең апам... Йөрәк түрләремдә
Яңгырап калды матур тавышың...
Ачык йөзле идең,тәмле телле
Бик ягымлы иде карашың.

Ачып карыйм телефоным
Эзләп табам синең исемне
Ишетәсем килә төймәсенә басып
“Нихәл сеңлем? ", - дигән сүзеңне.

Киңәшләрең тоттым тормышымда
Төпле иде алар, кирәкле.
Сихәт иде җанга тоеп яшәү
Апам, бәгырем синең терәкне.

Рәхәт иде син барлыгын белү,
Сөйләшүләр онытып вакытны.
Кайтарыплар булса иде икән
Бер мизгелгә генә шул чакны.

Үксеп-үксеп еласам да
Кайтарырга мөмкин түгел шул.
Нигә язмыш кешеләрне шулай
Авыр кайгы биреп сыный соң?...

Апам минем, матур апам
Кереп яттың салкын гүрләргә.
Онытмам
  • Класс
  • Класс
Әти.
Миңа дүрт яшь иде. Әти алдыма чүгәләп, ике кулымнан тотты да, битемнән үбеп алды.
-Сау бул, улым...
Аннан чемоданын алды, аз гына әнигә карап торды да чыгып та китте.Әни, ул чыгып киткәч кенә ,ике учы белән йөзен каплап, өстәл өстенә иелде.
Мин урындык куеп тәрәзгә мендем.Тәрәзне ачып,әтигә кул болгыйсым килде. Әни шунда"егыласың"- кычкырып җибәрде. Ә мин, әти подъезд алдында басып торадыр, елмаеп кул болгыйдыр дип уйладым. Тик ул ашыга-ашыга тукталышка таба атлый иде. Гомерлеккә күз алдымда аның ябык кулбашы,яңгырдан чылана барган ак күлмәге генә калды.
Көн дә көттем мин аны. Сагындым. Ул бер генә тапкыр да килмәде.Аның турында сорасам әни мине кычкырып тирги башлый иде.Миңа аның тур
Әтием мин кечкенә вакытта ук үлгән. Миңа 12 яшь чагында әни мине картәнигә (әтинең әнисенә) илтеп куйды да үзе бер иргә кияүгә чыкты. Мин аны бик сагына идем. Кызганычка каршы, әни минем барлыкны онытты. Акча белән ярдәм итү түгел, килеп хәлемне дә белми иде. Ә мин тормышның миңа ни өчен шул кадәр кырыс булын аңламый бик еш елый идем. Мин ятим булдым. Әнием исән булса да, мин бу төшенчәне тулысынча татыдым. Бәхеткә, мин йөзгә әтигә охшаганмын. Картәни дә мине бик ярата иде. Без аның кечкенә пенсиясенә яшәдек. Минем мәктәптәге проблемалар да, билгеләрем дә, хәтта беренче мәхәббәт тарихының да шаһиты булды ул. Без аның белән бик тату яшәдек, әмма күңелнең зур гына өлеше китек иде…

Мин икенче
Показать ещё