КАРЛАР БУЛЫП КАЙТАЛАРМЫ?
Карга чумган авыл урамына,
Карап тордым озак сокланып.
Юл буендагы зифа каеннар да,
Утыралар бүген тын калып.
Җем-җем килгән бар тирә-як,
Бер могҗиза сыман тоела.
Зәңгәр күкне ерып ап-ак карлар,
Энҗе- мәрҗән булып коела.
Ябалаклап яуган ап-ак карлар,
Салмак кына төшә әйләнеп.
Үзе матур, үзе моңсу бер көй,
Күңелемә йөри бәйләнеп.
Нидер җитми,нидер көтәм сыман,
Зәңгәр күкне һаман күзлимен.
Әллә инде йолдыз арасыннан,
Таныш күзләрнеме эзлимен.
Кар бөртекләре чәчләремә төшә,
Кефек, битләремә китә кагылып.
Иртә киткән безнең газиз җаннар,
Кайта микән шулай сагынып.
Карлар белән кышын кайталармы,
Шаян тамчы булып язларын?
Назлы җилләр булып исәләрме,
Алтын төсле, м