Ул таң булыр - җинү таңы!
Бер кызыгыда калмады,бу дөньяның,
Кемнәр генә белә икән ни булганын?
Ил өстенә өерелә кара болыт,
Булса иде бер кул белән сыпырып алып.
Асты өскә килә җирдә юк тынычлык,
Юк ышаныч,юк дөреслек, барда ялмыш.
Тагын ниләр күрер икән газиз башлар,
Нигә шундый үкендерер булдын язмыш?
Хатын - кызлар озаталар якыннарын,
Кулын болгап елап кала аналары.
Тынычлыкны бозып исә сугыш җиле,
Кайгылы хәбәрләр айкый һәрбер өйне.
Китә ирләр, елатыплар китә уллар,
Белеп булмый язмыш тагын күпме сынар.
Сагыш уты яндырырмы бу җаннарны,
Шунардан да әче әрнү тагын бармы?...
Тик шулай да өзмик әле өметләрне,
Туар бер таң,ул таң булыр,җинү таңы!
Гөлсем Нәбиуллина.