Йокламыйча гына төн уздырам,
Улкаемның көтеп кайтырын.
Әмәлләргә каршы көткәннәргә,
Көннәре дә үтә акырын.
Тыным белән суырырдай булып,
Күзләремне төбәп офыкка.
Берни күрмим,берни ишетмим мин
Күз алдымда бары бер нокта.
Нишлим микән,кайдан көчләр табыйм,
Бу хәлләрне җиңеп чыгарга?
Табутларда кайтып керсә балам,
Ничекләр соң миңа чыдарга?
Чакрымнарны үтәр идем бәбкәм,
Сине әгәр исән дисәләр.
Ул юк инде,ул юк-дигән сүзләр,
Телемнәргә җанны кисәләр.
Әллә ниләр әйтсәләр дә миңа,
Минем өчен бар бит син, балам.
Кеше сүзе миңа кирәк түгел,
Сине көтә,көтәр - бел,
-Анаң!