Фильтр
Закреплено
  • Класс
Гульсиня Шакирова
Кайттым кабат туган ояма

Кайттым кабат туган авылыма,
Кайттым бүген туган ояма.
Әнием җаныем исән - сау гына бул,
Син булганга җылы оя да.

Кайттым кабат туган авылыма,
Карлы кышның салкын көнендә.
Исәнлекләреңне бирсен әнием Ходай,
Теләк телим һәрбер көнемдә.

Туган йортның һәрбер бусагасы,
Инде яңартылган булса да.
Әниемнең догалары тартып,
Кайтаралар туган ояма.

Туган авылым Яңа Арыш минем,
Балык Бистәсендә бер дигән.
Мин дә авылымның бер баласы,
Адашып чит җирләрдә йөргән.

Кайттым бүген кабат авылыма,
Кышның ап - ак матур көнендә.
Көтеп алды газиз әнием мине,
Исән - сау бул, әнием, син генә.

Гөлсинә Шакирова
Әлеге шигырем апам рухына дога булып барып ирешсә иде(сораулар буйынча).. 🤲


Киттең апам... Йөрәк түрләремдә
Яңгырап калды матур тавышың...
Ачык йөзле идең,тәмле телле
Бик ягымлы иде карашың.

Ачып карыйм телефоным
Эзләп табам синең исемне
Ишетәсем килә төймәсенә басып
“Нихәл сеңлем? ", - дигән сүзеңне.

Киңәшләрең тоттым тормышымда
Төпле иде алар, кирәкле.
Сихәт иде җанга тоеп яшәү
Апам, бәгырем синең терәкне.

Рәхәт иде син барлыгын белү,
Сөйләшүләр онытып вакытны.
Кайтарыплар булса иде икән
Бер мизгелгә генә шул чакны.

Үксеп-үксеп еласам да
Кайтарырга мөмкин түгел шул.
Нигә язмыш кешеләрне шулай
Авыр кайгы биреп сыный соң?...

Апам минем, матур апам
Кереп яттың салкын гүрләргә.
Онытмам
  • Класс
  • Класс
Әти.
Миңа дүрт яшь иде. Әти алдыма чүгәләп, ике кулымнан тотты да, битемнән үбеп алды.
-Сау бул, улым...
Аннан чемоданын алды, аз гына әнигә карап торды да чыгып та китте.Әни, ул чыгып киткәч кенә ,ике учы белән йөзен каплап, өстәл өстенә иелде.
Мин урындык куеп тәрәзгә мендем.Тәрәзне ачып,әтигә кул болгыйсым килде. Әни шунда"егыласың"- кычкырып җибәрде. Ә мин, әти подъезд алдында басып торадыр, елмаеп кул болгыйдыр дип уйладым. Тик ул ашыга-ашыга тукталышка таба атлый иде. Гомерлеккә күз алдымда аның ябык кулбашы,яңгырдан чылана барган ак күлмәге генә калды.
Көн дә көттем мин аны. Сагындым. Ул бер генә тапкыр да килмәде.Аның турында сорасам әни мине кычкырып тирги башлый иде.Миңа аның тур
Әтием мин кечкенә вакытта ук үлгән. Миңа 12 яшь чагында әни мине картәнигә (әтинең әнисенә) илтеп куйды да үзе бер иргә кияүгә чыкты. Мин аны бик сагына идем. Кызганычка каршы, әни минем барлыкны онытты. Акча белән ярдәм итү түгел, килеп хәлемне дә белми иде. Ә мин тормышның миңа ни өчен шул кадәр кырыс булын аңламый бик еш елый идем. Мин ятим булдым. Әнием исән булса да, мин бу төшенчәне тулысынча татыдым. Бәхеткә, мин йөзгә әтигә охшаганмын. Картәни дә мине бик ярата иде. Без аның кечкенә пенсиясенә яшәдек. Минем мәктәптәге проблемалар да, билгеләрем дә, хәтта беренче мәхәббәт тарихының да шаһиты булды ул. Без аның белән бик тату яшәдек, әмма күңелнең зур гына өлеше китек иде…

Мин икенче
Бетсен сугыш.

Төннәремне төенчеккә төйним
Нинди генә уйлар уйланмый
Җиребездә сугыш уты калыкты
Ниләр генә инде кыйланмый.

Урман, таулар һәм дә иркен кырлар
Моны сизгән сымак сызлана
Күңелләрне уй, хәсрәтләр кисеп
Каты сагыш йотып бозлана.

Язам тагын, кәгазь битен ертып
Йөрәк түзми сүзләр төшерә
Улын сугышка озаткан әни, әти
Кайгы төнен ничек кичерә?

Украина. Сугыш бара һаман
Үлми һаман фашист калдыгы
Яшь гомерләрне күпме өзде инде
Тәмам тулды кайгы сандыгы.

Салкын кояш төшә көз көнендә
Сары яфрак җиргә коела
Әни күңелләрен нидер борчый
Нидер булыр кебек тоела.

Шалтырады әни телефоны
Йөрәгенә кайгы түгелде
Тез астына авыр хәбәр сугып
Хәле бетеп җиргә егылды.

Кара төтен тулган офык
АВЫРЛЫКЛАР ТӨШКӘН ИҢНӘРЕҢӘ,
СИН ЕЛАМА КЫЗЫМ, ЕЛАМА..
ЯННАРЫҢДА ӘНИЕҢ БАР ЧАКТА,
ЖИҢЕЛЕРМЕН ДИЕП УЙЛАМА..

СӨЮДӘ СЫНАЛА КҮП ЯЗМЫШЛАР,
ЯЛГЫШАЛАР КҮПМЕ ЯШЬ КЫЗЛАР.
СӨЮ ТУЛЫ КЫЗЛАР ЙӨРӘГЕҢДӘ,
БОЗЛАР ЭРЕТЕРЛЕК ЯЛКЫН БАР.

СИН ЕЛАМА КЫЗЫМ ЯЛГЫШҚАНГА,
АШЫКҚАНҒА ҺӘМ ЫШАНГАНГА.
БЕР СИН ГЕНӘ МЕНИ БЕРЕНЧЕСЕ,
БЕР СИН ГЕНӘ ТҮГЕЛ СОҢГЫ ДА..

МИН ӘНИЕҢ, СИН КЫЗЧЫГЫМ МИНЕМ,
ИКЕБЕЗГӘ ЯЗГАН БЕР ЯЗМЫШ.
СИН ЕЛАМА КЫЗЫМ, БАР ДА ҮТӘР,
КАБАТЛАНМАСЫН БАШКА ЯЛГЫШ..

Алия Солтан.
Көн шигыре...
Ак бураннар тышта...Җилләр дулый
Күңелләре бураннарның елый
Әйтегезче миңа, бураннар
Кемнәр салды сезгә яралар...
Нигә әле бүген ачулы сез
Йөрәгегез сыкрый ни өчен...
Юлдагылар авыр сүз әйттеме...
Кадалдымы сезгә ук очы...
Үз-үземә сорау биреп барам
Юк, буранга бер сүз әйтмим мин
Йөрәк ярсыганда сүзләр артык
Шуның өчен аңа дәшмим мин....
Буран дулый...Ярый дулап алсын
Бушатсын ул йөрәк ярсуын...
Эчкә җыеп йөрү авыр бит ул
Чыксын әле тышка ачуы.
Атлап барам каршы искән җилгә
Ак бураннар юлдаш миңа бүген...
Әллә нигә якын булып китте
Юк, бураннар бер дә кырыс түгел.
Сүзсез генә барам...Юатмыйм да
Вакыт кирәк...Сүзләр әле көчсез...
Буран ярасына тоз сипкәндәй
Җилләр генә бүген ник
  • Класс
Показать ещё