Туган авылыма !
Һәр карыш җирең таныштыр ,
Һәрбер куагың якын...
Җиләкле болыннарыңда ,
Ут чәчәкләрең ялкын !
Һәр сукмагың таныш миңа ,
Әй ,туып үскән авылым...
Сине ташлап китә алмадым,
Син бит әнкәмдәй,якын !
Тау башында җиде чишмәң,
Бергәләп җыр сузалар...
Яныннан үткән һәр кеше ,
Җырны тыңлап узалар...
Таллары да сәер анда ,
Гел кулъяулык болгыйлар...
Чишмә яры белән бергә,
Бик күп серләр саклыйлар...
Якындыр туган авылым ,
Җанымдай якын миңа ...
Беразга читкә китсәмдә ,
Өздереп күңел тула !
Мин синең сәер бер балаң ,
Яраттым шул үземчә ...
Гомер юлым узды синдә ,
Яшим мин үкенмичә !!!
Халисә Гәрәева_С.21.06.2017