
Карсыз кар бабай
Карсыз да кар бабай ясап була. Моның өчен 4 шар, ак төстәге җеп, ПВА җилеме, төсле кәгазь кирәк. Кар бабайны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Аңа эшләпә, башлык кидертергә була.
Беренче шарны зуррак, икенчесен уртача, калганнарын кечерәк итеп тигез зурлыкта (алар куллары булачак) кабартырга кирәк. Гәүдә өчен шарны — 50-55 см, башына — 40-45 см, кулларына 10 см диаметрлы итеп кабартырга мөмкин. Җепне җилемгә манып алырга һәм шарларга чорнарга. Бер тәүлек киптерергә һәм шарны тишеп, һавасын чыгарырга. Кызгылт сары төстәге кәгазьдән конус ясап, борын куярга була. Күзләрен дә төсле кәгазьдән ясый аласыз. Детальләрне кайнар җилем белән ябыштырырга мөмкин.
0 комментариев
6 классов
Әтәч чыгачакмы, тавыкмы?
Әтәч яки тавык чыгасы йомырканы сайлап салырга була. Билгеле, бу юраулар тулысынча туры килми, шулай да ул нигезле.
Йомырканың очлы башын карап тикшерәбез. Әтәч чеби чыгасы йомырка зуррак, очлырак була. Очы түгәрәкләнеп тора икән, бу йомыркадан тавык чеби чыгу мөмкинлеге зуррак. Мондый ысул бер токымлы тавык йомыркаларын тикшергәндә генә туры килә. Чөнки төрле токымлы тавыкның йомыркасы зурлыгы, формасы буенча да аерылырга мөмкин. Хәзер түгәрәкләнеп торган очын тикшереп карагыз. Әтәч чеби чыгасы йомырканың очы кытыршырак була.
0 комментариев
32 класса
Яшел чәйне ничек сайларга?
✔ Чәйнең сыйфатын төсенә карап ачыклый аласыз. Ул ачык яшелдән караңгы яшелгә кадәр булырга мөмкин. Төсе ачыграк булган саен чәйнең сыйфаты югарырак.
✔ Әзерләнү вакытын тикшерегез. Шушы елгысы яхшырак. Чәйне марттан майга, сентябрьдән октябрьгә кадәр җыялар.
✔ Чәйне болай тикшерергә була. Бармак белән уып карагыз. Төерләнә икән — киптереп җиткермәгәннәр. Мондый чәй озак сакланмый. Искесе порошок сыман уыла.
✔ Фольгага төрелгән эре яфраклы чәй алырга тырышыгыз. Ул чәйне дым һәм кояш нурларыннан саклый.
0 комментариев
34 класса
Ничек сакларга куярга?
Кышкы киемнәргә көя күбәләге зарар салмасын өчен чистартып, юып куегыз. Күбәләк пычрак киемгә ияләшә.
Юыла торганын юарга, юып булмаганын һавага алып чыгып җилләтергә кирәк. Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклавы уңайлы. Кирәксез мендәр тышын кайнар суга салырга, аңа кер сабыны ышкырга һәм сыгып, киптерергә эләргә. Кипкәч, кышкы киемнәрне тутырып, шкафка куярга. Анда көя кермәячәк.
3 комментария
17 классов
Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә
Бу ысул теләсә нинди аяк киеме өчен туры килә.
Аяк киеменең аслыгын алып, лимон телеме һәм урталай киселгән алоэ яфрагы ышкырга. Алоэ яфрагын 1-2 көнгә аяк киеме эченә тыгып торырга да була. Соңыннан антибактериаль дымлы салфетка белән сөртергә һәм җиләс урында киптерергә кирәк.
Аяк киеме аслыгын чәй содасы яки тоз кушылган суга (1 литрга 1 аш кашыгы) салып, 2 сәгать тотарга. Аннан чиста суда чайкарга һәм киптерергә.
0 комментариев
33 класса
Фильтр
Карсыз кар бабай
Карсыз да кар бабай ясап була. Моның өчен 4 шар, ак төстәге җеп, ПВА җилеме, төсле кәгазь кирәк. Кар бабайны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Аңа эшләпә, башлык кидертергә була.Беренче шарны зуррак, икенчесен уртача, калганнарын кечерәк итеп тигез зурлыкта (алар куллары булачак) кабартырга кирәк. Гәүдә өчен шарны — 50-55 см, башына — 40-45 см, кулларына 10 см диаметрлы итеп кабартырга мөмкин. Җепне җилемгә манып алырга һәм шарларга чорнарга. Бер тәүлек киптерергә һәм шарны тишеп, һавасын чыгарырга. Кызгылт сары төстәге кәгазьдән конус ясап, борын куярга була. Күзләрен дә төсле кәгазьдән ясый аласыз. Детальләрне кайнар җилем белән ябыштырырга мөмкин.
Әтәч чыгачакмы, тавыкмы?
Әтәч яки тавык чыгасы йомырканы сайлап салырга була. Билгеле, бу юраулар тулысынча туры килми, шулай да ул нигезле.Йомырканың очлы башын карап тикшерәбез. Әтәч чеби чыгасы йомырка зуррак, очлырак була. Очы түгәрәкләнеп тора икән, бу йомыркадан тавык чеби чыгу мөмкинлеге зуррак. Мондый ысул бер токымлы тавык йомыркаларын тикшергәндә генә туры килә. Чөнки төрле токымлы тавыкның йомыркасы зурлыгы, формасы буенча да аерылырга мөмкин. Хәзер түгәрәкләнеп торган очын тикшереп карагыз. Әтәч чеби чыгасы йомырканың очы кытыршырак була.
Яшел чәйне ничек сайларга?
Ничек сакларга куярга?
Кышкы киемнәргә көя күбәләге зарар салмасын өчен чистартып, юып куегыз. Күбәләк пычрак киемгә ияләшә.Юыла торганын юарга, юып булмаганын һавага алып чыгып җилләтергә кирәк. Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклавы уңайлы. Кирәксез мендәр тышын кайнар суга салырга, аңа кер сабыны ышкырга һәм сыгып, киптерергә эләргә. Кипкәч, кышкы киемнәрне тутырып, шкафка куярга. Анда көя кермәячәк.
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Бу төркемдә тормышта, көнкүрештә кайбер буталчык шартлардан ансат кына чыгу юллары күрсәтелә. Рәхим итеп әлеге төркемгә кушылыгыз һәм үзегезгә билгеле булган файдалы киңәшләрегезне дә өстәсәгез, әлеге төркем тагында тулыланыр иде.
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов