Өч көнлек бу дөньяда
Йөгерәбез, чабабыз!
Гомер буе һаман нидер
Югалтабыз, табабыз!
Тапканнарга шөкер итеп,
Юк дус белән бүлешү.
Онытыла хәтта кайчак
Хәл сорашу-күрешү.
Нәфесне тыя белү юк,
Һаман нидер җитми шул.
Дөньяның бар байлыклары
Җыеп кына бетми ул.
Әлдә нидер эзли-эзли
Алга таба чабабыз.
Упкыннарга тәгәрибез,
Капкыннарга кабабыз.
Алдыйбыз да алданабыз,
Янган утта пешәбез.
Дуска казыган чокырга
Үзебез үк төшәбез.
Бер басылган тырмаларга
Кат-кат килеп басабыз.
Дөнья малын куа-куа,
Акыллардан язабыз.
Һәр көн саен менә шулай
Йөгерәбез, чабабыз.
Оятны бер югалтабыз,
Аннан кабат табабыз.
Сабыр гына, шөкер итеп,
Өйрәник без яшәргә.
Онытмасак иде кайчак
“Ни хәл?” диеп дәшәргә.
Гомер юлларын у