Чуалган язмышлар.
Мәрьям Шәмсиева
Беренче бүлек.
“Нишләргә? Нишләргә аңа хәзер?” Әлфия, үз- үзенә шул сорауны биреп, бәләкәй генә бүлмәсен, арлы-бирле, ничә тапкыр урагандыр. Юк,юк, түзеп тора алмый бу тиклем ялганга. Кемне алдады соң бу хатын ничә еллар буе? Тормышында иң кадерле кешесен, ирен алдап яши бит күрәләтә. Тегесе дә харап, Әлфия алдында үзен әллә кемгә куеп, мыскыллы елмаеп карап торган була әле аңа. Нәрсә дип мактанган була соң әле беркөнне, күкрәген сугып:”Шаярма минем белән, үземә охшаган, томрап торган өч малай үстереп ята бит әле күршең!”,- дигән була. Анысы дөрес инде, нишлисең, нәкъ тә, үзе әйтмешли, өч кара чутырның әтисе мин дип мактанырлыгы бар. Йокларга дип яткан ка