Яшь чактан бәхетем булмады шул… 10нчы сыйныфны тәмамлап кына классташ егетем белән өйләнешеп, арысландай сәламәт 5 ир бала дөньяга тудырдык. Ләкин ирдән уңмадым, бер урында озак эшли алмады ул, эчте, сугышты, урлашты, шул юл белән ике-өч тапкыр төрмәгә эләкте, ахырда, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп тә барды. Балаларны үземә генә торгызырга туры килде. Авылда эш булмагач, балаларның пенсия акчасына гына яшәдек, хуҗалык тоттык, күп итеп бәрәңге утырттык, көзен гөмбә, төрле җиләкләр җыеп сатып керем ясадык. Мактанып әйтмим, балаларым кайбер әтиле үскән балалардан да яхшырак киенделәр, ашадылар. Эшләп тә үскәч, зур гәүдәле, таза егетләр булып олыгайдылар. Ә сүзем зур оланым турында… Ул чакта аңа 15-16 яшьләр булгандыр. Бер көнне мичне ябып куйгач, кинәт өй эченә янган резина исе таралды. Мичне ачып төтәп яткан төргәкне тартып чыгаргач: “Бу әйбер бездә ничек барлыкка килгән?” – дип уйга калдым. Ләкин өйдә ятлар булмаганын абайлап, башта Дамирдан сорадым. Ул: ”Белмим!” – дип күпме баш тартса да, бераздан сөйләп бирергә мәҗбүр булды. - Мичкә аны мин ташладым, — диде ул, йөзен читкә борып. - Каян алдың син аны? – дип сорагач, ул: - Фельдшер апа бирде. - Акча каян алдың? - Бушлай бирде. Чакырып алды да… өйрәтте… – дигәч, буыннарым тотмас булып, диванга аудым. Сүз әйтә алмыйча озак азапландым, ни уйларга, ни эшләргә дә белмәдем. Бераздан бар халәтемне көчле ачу биләп алды. Ярсуымны җиңә алмыйча, энеләрен урамга куып чыгардым да, кулыма каеш алып: “Сөйлә хәзер барын да!” – дип каршысына килеп бастым. Баксаң исә, улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән, өстәвенә гаиләле (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән. Улымның сөйләгәннәреннән шаккатып, акылдан яздыммы дип торам! Нидер эшләргә кирәк иде. Башта ул хатынның иренә әйтергә уйладым, аннары үзе белән сөйләшеп карарга булдым. Икеләнә торгач, улымның ялварулары, йоткан антлары белән килешеп, гәпне өйдән читкә чыгармаска булдым. Ләкин урамда очрашкан саен шул “шәфкать туташын!” чәчләреннән өстерәп, битләрен тырнап ташлыйсыларым килде. Әмма авылдашларга үземне, улымны да мәсхәрәгә калдырасым килмәве көчлерәк булды, ахыры, мин яныннан ут йота-йота, хәтта елмаеп, хәл белешеп үтә торган булдым. Улымны күпме саклап тотсам да, биргән сүзләре озакка җитмәде – миңа бары түзәргә, белмәгән, күрмәгән булып кыланырга гына калды. ...Улым армиядән кайткач, тизрәк өйләндерү ягын карадым. Максатым – читкә җибәрү иде. Чөнки ул әлеге хатын белән очрашуын туктатмады. Хатынны да әйтим — минем өчем хәтле симез, йә матур булса иде тагы?! Ни җиренә кызыкты соң дип бүгенгә хәтле аңлый алмыйм. Ничек булса булды – улымны өйләндереп шәһәргә озатып җибәрдем. 1 ел әйбәт кенә яшәп киткәч, улым тагы авылга еш кайта башлады, кичләрен каядыр югалып торды. Шулай йөри торгач, 6 ел элек авылга кайтып килгәндә машинасы белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Улымны соңгы юлга озатырга шул хатын да керде. Аякларыннан тотып нәрсәдер пышылдаганын күреп, җан сыкрануын, нәфрәтемне тыеп тора алмадым: “Чыгарып ташлагыз шуны, күзләрем күрмәсен!” – дип кычкырып, улымның үле гәүдәсен кочаклап үкседем. Ходайдан аның да минем хәлдә булуын сорадым… Ләкин, бу гөнаһым өчендер, Аллаһым тагы мине сынады — өченче улым мотоциклдан егылып умыртка баганасын сындырды. Ярый әле аны врачлар аякка бастырдылар. Шунысы да аяныч, әниләренең бозыклыгы өчен кызлары хәзер җавап бирәләр. Ә, бәлки, шул бозыклыкны күреп үскәнгәдер… Беләм, динебез сабыр булырга, каргыш сүзләр әйтмәскә өнди, язмыштан узмыш юк, диләр. Шулай дисәләр дә, мин барыбер улымның үлемендә шул хатынны һәм үземне дә гаеплим. Характеры да формалашып өлгермәгән яшүсмер белән кулланып, психикасын бозганын аңламадымы ни ул?! Үзенең Дамир яшьлек улы бар бит, ләбаса! Вакытында үзен күреп сөйләшкән, иренә тыярга кушкан булсам, бәлки, улым гаилә корып бәхетле генә яшәп тә китәр иде дип үкенәм хәзер. Рәүфә Кангазина
    2 комментария
    7 классов
    Энҗене бала тудыру йортына «Ашыгыч ярдәм» машинасы китерде. Бик авырлык белән кыз бала тудырды ул. Аны палатага кертеп салганда, хатыннар йоклый иде әле. Энҗе аларны уятмаска тырышып, әкрен генә тәрәзә буендагы буш урынга кереп ятты. Гадәттә, бала тудырганнан соң хатыннар җиңеләеп кала, сабыеңны кулыңа алу белән бар газаплар онытыла. Энҗенең, киресенчә, йөрәге сулыгып-сулыгып типте. Аның инде беренче иреннән 8 яшьлек кызы бар. Монысы да кыз. Димәк, аны ире килеп алмаячак. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/kodagyi-sin-gena-araga-kerden-ukenersen-son-bulyr
    3 комментария
    8 классов
    Зөбәрҗәт белән Фәндәс дуслыгына сокланмаган кеше бар иде микән. Аларның мәхәббәтләре мәңгегә дә сүнмәс, сүрелмәс кебек иде. Кечкенәдән гел бергә иде алар. Кечкенә классларда ук мәктәпкә җитәкләшеп йөрделәр. “Бу минем кызым, мин аны беркемгә дә бирмим. Үсеп җиткәч өйләнәм”,  - дип балалык елларында ук уенын-чынын бергә кушып сөйли иде Фәндәс. Зөбәрҗәт кенә дус кызларының үртәвеннән туеп бу сүзләргә гел үпкәли иде. Менә хәзер ул көннәрне моңсуланып искә ала. Шундый мәхәббәт тә сүрелә ала икән дип әрни. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/tonnar-bue-ire-kaia-iori-ul-nik-son-oida-soilasmaska-ailande
    2 комментария
    8 классов
    “Нишләп аерылдың? Өч бала үстерүе авыр булгандыр?” – дип сорый танышларым. “Нишләп аерылдың? Өч бала үстерүе авыр булгандыр?” – дип сорый танышларым. Аллаһка шөкер, исән-сау! Аның белән яшәгән елларда күз төбендәге зәңгәр фингаллардан күп йөрдем, эшкә дә шулай барган булды. Узган эшкә салават, диләр. Салават түгел шул бер дә. Бөерләргә сугып, тезләрем астына кул кырые белән бәреп, инвалид калдырыр иде әллә кайчан. Хатын-кызга күп кирәкме? Өлкән бала, авыл кызы буларак эшләп үскәнгә генә балалар хакына сигез ел чыдадым. Ә кавышканчы ничә ел нинди матур йөргән идек! И, 32 ел гомер узган ич ул заманга – балалар һәм үземнең исәнлекне-иминлекне саклап, холыксыз иремнән аерылуга гариза бирүемә! Бүгенге тыныч көннәремне, оныкларымны аның белән кыйналып, күрә алмаган булыр идем әле! Мәктәп елларындагы бер-береңә тартылу, армиядән көтеп алу, яшьлек мәхәббәте 8 ел дәвам итте. Сыйныфташ кызлары: “Ул безгә кул күтәрә”, – дигән сүзләре колактан гына узды. Поездда малайлар белән сугышуын күреп, авылдаш кыз: “Эчә икән бит ул синең...” – дигән сүзләре уйлатты, билгеле. Яшьлек хисләре никах белән беркетелеп, ике якта да өчәр көн зур туй белән узып, мәңге сүрелмәс кебек иде. Күп тә узмады, аның туйга алган алтын балдагын югалтуы күңелгә шик кертте. Кыш көне аягындагы унтые белән миңа арт якка шундый каты итеп типкәч, авыртудан тәнем, күңелем рәнҗеде, ничек яшәргә моның белән, дигән уй керде. Студент иремнең дуслары белән кәеф-сафа корулары, өйгә кайтмый калулары ешайды. Балалар ул яшькә җиткәнче кыйналып, кимселтелеп исән-сау кала аламмы? Гәүдәсенә сеңдерә алмагач, ник эчәргә? Кызу канлы энесенең кул белән уйнауларын апасына әйттем. – Уже кыйныймы? – диде ул.Ул вакыт балалар тумаган иде әле. Балалар туып, энесенең кыланмышларын күреп: – Менә балаларыгыз 9-10нчы класска җитсеннәр әле, сине кыйнатмаслар! –дип “тынычландырмакчы”. “Эчмә!” – диясе урынга. Яшәгән елларда аның айныткычларга түләгән акчасына машина алып булыр иде! Балаларга ризык, кием аласы урынга айныткычларга түләп бетте акча... “Терпи, куда ты денешься с тремя детьми!" – дип русча җикеренә иде татар ирем. Көмәнле чагымда да кыйнады. Башка, күзгә – кай җиргә эләгә, шунда олаңгыр кадәр йодрыгы төшә иде. Балалар белән стенага терәп куя да, маймылланып бокс уйный. Авыру түгелме мондый кеше? Өч яшьлек улыбызны кулына пычак тотып, аягыннан тотып торганы булды, бала куркып үзәк өзгеч тавыш белән кычкыра иде. Академик отпуск алып булса да, укуын тәмамлады. Миңа рәхмәт әйтсен, уку йортының деканына кереп, аны кабат алуларын үтендем. Өйдәге чүпне кешегә чыгармыйсың бит. Хәзер инде аның ничәнче хатыны... Яшәсен дим, тынычлыкта калдырсын. Аерылгач та ике тапкыр кыйнап китте бит. Яшьлектә матур хыяллар белән башланган тормыш, иремнең эчүе аркасында шулай җимерелде. Аракы белән бергә акылын да эчте шул... Миннән соң дүрт хатынга өйләнеп, ниләр күргән, күрсәткәндер – бер Ходай белә... Илләр-көннәр имин булып, исән-сау булсын, тормышы рәтләнсен. Ни әйтсәң дә балаларымның әтисе бит.
    4 комментария
    12 классов
    Ришат, гомумән, кызык кеше. Өйдә аның белән бик күңелле. Сәхнәдә исә, Ришат үзен тыйнаграк тота. Тәкъдим ясау тарихы бик кызыклы. Аның турында сөйләгәнем юк иде әле. Ришатны “Тәмле көрәш” тапшыруына чакырганнар. Булат Бәйрамов: “Эльмира белән гаилә корырга җыенасызмы? Күптән очрашасыз бугай”, - дигән. Ришат та мөмкинлекне кулыннан ычкындырмаган, телеэкраннар аша миңа тәкъдим ясаган. Тапшыру алдан язылгач, күрәсең, Ришат миңа аны карарга кирәклеген әйтергә оныткан. Бервакыт дус кызлар шалтырата башлады: “Эльмира, котлыйбыз! Син кияүгә чыгасың икән!” – диләр. Мин аптырап калдым. Кемгә? Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/tatiska-risatnyn-mina-takiedim-iasavyn-kese-arkyly-isettem
    11 комментариев
    51 класс
    - Балачагың авыр булдымы? - Ул чакта кечкенә бала аның авырмы, юкмы икәнен аңламагандыр инде. Әни ике-өч эштә эшләде. Заманында әти – үз эшенең чын остасы иде, шәһәрдә белмәгән, аралашмаган кешесе юк иде. Ләкин эчүгә бирелеп үзен югалтты. 7-8 сыйныфта укыганда, күршеләр аркасында фатирыбызны су басты. Нәтиҗәдә, бөтен обойлар кубып төште. Әмма ремонт ясарга акчабыз булмады. Ярты еллап шулай яшәдек. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/elmira-klimullina-tig-bozym-yasagannar-dip-uylyym
    2 комментария
    16 классов
    Хөрмәтле редакция, бу хатымны гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен язам. Узган атнада Диләрә елап шалтырата. Без аның белән күрше подъездларда яшәдек. Балачактан бергә уйнап үстек, бергә укыдык. “Кредит алырга булыш әле, акчам җитеп бетми, теге хайванга берәр бүлмә алып булмасмы”, - ди. Хайван дигәне ике ел элек армиядә хезмәт итеп кайткан улы Динар. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/z-malaem-bulsa-da-kr-almyym-dolyasy-bulmasa-bgen-k-kuyp-chygaryr-idem?ysclid=missvzck6d231229830
    4 комментария
    14 классов
    «Май аенда 17 яшь туласы гына иде. Шул кадәр акыллы егет иде ул...» 29 март көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендәге тимер юл кичүендә “Шевроле” машинасы кисәтү сигналына да игътибар итмичә, тимер юлга килеп менә, нәтиҗәдә поезд белән бәреләшә. Машинада утырган 4 пассажирның берсе – 17 яшьлек Руслан Шиһапов фаҗига булган урында ук җан бирә. Чөнки нәкъ менә машинаның ул утырган арткы пассажир ягы поездны “каршы” ала... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mai-aenda-17-ias-tulasy-gyna-ide-sul-kadar-akylly-eget-ide-ul
    4 комментария
    11 классов
    Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин тугыз-­унынчы сыйныфларны район үзәгендәге мәктәптә укыдым. Анда тирә-як авыллардан җыелган укучылар өчен яшәргә интернат бар иде. Көненә өч тапкыр ашау һәм яшәү дә бушлай иде. Шулай да, баласы өчен өзелгән әнкәй йөрәге өйдән чыгып киткәндә мине буш кына чыгарып җибәрми. Нигәдер, кызы ач ята, дигән уйдан арынмаган әнкәй миңа һәр атна кесәгә йә өч сум, йә биш сум тыгып җибәрә иде. Район үзәгенә барып җиткәнче ул акча кесәне «көйдерә-яндыра» башлый. Үскәндә бик татлы нәрсә күреп үсмәгән миндәй үсмер кыз ул акчаны, кибеткә барып, төрле тәмлүшкәләргә туздыра иде. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/bianai-bula-belu-barysyna-da-birelmi-ikan-sul
    2 комментария
    16 классов
    Кем ярата, шул ❤ куя!
    53 комментария
    2K классов
Фильтр
  • Класс
Показать ещё