Эчеңдәге янган утларыңны.
Кеше саен булмый бүлешеп,
Нинди генә дөрләп янганда да,
Йөреп булмый аны өләшеп.
Кулың сынса, җиң эчендэ кала.
Баш тишелсә - бүрек эчендә.
Барысын чыгарып селкеп булмый,
Белгертмичә тора эчеңдә.
Сөйләп кенә нинди файда сиңа,
Ярый эле дөрес аңласа,
Эчтән, кайсы бүлеп, кайсы көлеп,
Мыскыл итеп сине тыңласа.
Иң яхшысы барда яхшы диген,
Елмайган бул, йөрәк янса да.
Синен хәлне беркем җиңеләйтми,
Яхшы диген, авыр булса да.
Әлфия Юсупова