60 яшем белән үз-үземне котлавым.
Килмәсә дә бу яшемне
Күмәсем зур алкышка.
Үземә дә язам инде
Берәр котлау алтмышка.
Шөкер димен, Аллаһ биргәч
Алты дистә яшь күрәм.
Аяк-кулым эшләп торып
Җиденчесенә керәм.
Акылым да менә дигән
Якларлык үз үземне.
Телкәем дә беләк кадәр
Сөйли әйтер сүземне.
Күзләр әйбәт, күзлекне дә
Кайчакта гына киям.
Докторларга йөрмим, шуңа
Саулыгым шәптән диям.
Йөрер идем, тикшерелү
Миңа, әлбиттә кирәк.
Юк, дисэң дә кайчакларда
Чыгымлап ала йөрәк.
Тик таҗвирус дигән нәрсә
Юлыма сала йозак.
Аны болниста йоктыру
Түгел диләр бит озак.
Ярый, Аллаһка тапшырып
Сау-сәләмәтмен, димен.
Иң мөһиме, аппетит шәп
Ашауның куймыйм