Соң түгел! (повесть)
1 бүлек
Дилбәр Булатова
Әдип
Әдип таң белән гаражга керде дә, ач кеше табынга йотылып карагандай,
ашыгып-ашыгып, машинасын урап чыкты. Исән, төп-төзек. Шулай булырын белсә дә, күңел бит әллә кайларга йөгерә: гаражга төшмәгәннәрме, үчләшеп
тәгәрмәчен тишмәгәннәрме... Яңа да үзе, бик кыйммәтле дә булгач, аерата кадерле шул. Гараждагы сыңар лампочканың сүрән яктысы да яшерә алмый: тәрәзәләре, номерлары көзге кебек ялтырап тора. Аларны йомшак чүпрәк белән сөртеп, чистарткандай итте. Башын кырын салып, берникадәр вакыт машинасына сокланып карап торды. Елкылдап торган кап-кара, өр-яңа «Форд» яхшы нәсел айгырымыни! Яратып, аның ишеген сыпырды. Ир канаты – ат, дигән борынгыла