Рамил хәзрәт Юныс сабырлык турында 👇
Сабырлык турында. Ул 4 төрле була:
1. Авырлык килгәч сабыр итү. Берәр җирең авыртамы, хатының белән аралар бозылдымы, мал кимедеме, бурыч арттымы – сабыр ит! Бу – Аллаһның сиңа нигъмәте. Сабыр ит, әмма кул кушырып утырма, тырыш. Ләкин ничек кенә авыр булса да, гөнаһка, хәрамгә кермә. Авырлык килде дип башкаларны алдалама, урлама.
2. Рәхәткә чыдау өчен сабырлык. Бу – тагын да авыррак. Акча юк вакытта кешедә бер генә проблема – акча юк. Акча күп булса, проблемалар да күбәя. Туганнар, дуслар да артып китә, ярдәм сорыйлар. Кемгә мунча, кемгә капка кирәк... Акчаң күп булса, тагын бер борчу чыга – бу малны кая куярга, аны ничек саклап калырга? Әйе, рәхәткә