Бабай житми икән бу җанга....
Уяндым да... Сәгатемә карап,
Соңга калмыйм, диеп уйладым.
Күлмәгемнең иң матурын киеп,
Чәчәк кибетенә юл алдым.
Исәнмесез! Бирегезче миңа,
Иң-иң матур чәчәк бәйләмен.
Бүген минем иң кадерле кешем,
Бабаемнын гомер бәйрәме.
Яшәү көче миңа биргән өчен,
Бурычлы мин аның алдында.
"Туган көнең белән кадерлем",-дип,
Башым ияр идем каршында.
Зур хыяллар белән,
Ашыгам мин туган йортыма.
Айнып китеп шулчак, адымымны,
Юнәлттем мин зират йортына.
Коймасына барып сөялдем дә,
Күземдәге яшьне тыялмыйм.
БАБАЙ җаным,нигә соң мин бүген,
Җылы кочагыңны тоялмыйм?
Салкын кабер ташың сыйпаганда,
Яңардылар барлык уйларым.
Яшь аралаш искә алдым бабай,
Синең белән узган елларым.
Кабул