Язмыш белэн ялгыш очраштылар.
Сикэлтэле тормыш юлында.
Эллэ язмыш,эллэ ялгыш Хэзер,
Кайсы икэн,кемнең кулында?
Язмыш эйтте,китче ялгыш,
Йөрмэ бүтэн минем юлымда.
Башка бүтэн инде ялгышмамын,
Ялгышырга юк бит уемда .
Язмышларга иярэдер шулай,
Еллар арты,ачы ялгышлар.
Язмышларга чорнап,уралып
Үзгэрэдер шулай язмышлар.
Кеше сылтый бар нэрсэне,
Күп вакытта усал язмышка.
Әмма күрми,сизми ничек итеп,
Адым саен ,ул бит ялгыша.
Соң булса да булсын,язмышларны,
Була бит ул ,була үзгэртеп .
Теләк кенэ булсын ,өмет булсын.
Ялгышларны була төзэтеп. Зирина Шарифуллина. 29.01.2026