Кабак мантые рецепты
1 кг кабакны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Өстенә бераз тоз сибеп, йомшартырга куябыз.1 стакан җылы су, шулчаклы ук җылымса сөт, 2 йомырка, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы сыек май, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч кушып болгатып, кирәгенчә он өстәп, токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басабыз.
Камырга тастымал каплап, ял иттерәбез. Шул арада 4-5 данә эре баш суганны турап, алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып алабыз. 700-800 гр чамасы бик майлы (!) сарык яки сыер итен ваклап турыйбыз. Эчлекнең барлык өлешләрен бергә кушабыз, тәменчә тоз, борыч, укроп орлыклары сибеп, әйбәтләп болгатабыз. Камырны 0,5 см калынлыкта җәеп, иңе-буе