Минем белән мондый хәл булуына ышана алмыйм. Ирем белән кризис башланды. Ун ел бергә яшәдек, ике бала тәрбиялибез. Өч ел элек хыянәт итүен белдем, кичердем. Янә балага уздым. Яңа тормыш башларбыз, барысы да башкача булыр дип уйладым.
Ә ирем миңа бала табарга вакыт җиткәч, мин арыдым, суындым, сине хатын-кыз буларак яратмыйм, балаларымның әнисе буларак кына яратам, миңа ял итәргә кирәк, дип, 2 атнага чыгып китте. Мин исә өйдә 2 бала белән һәм йөкле килеш калдым.
Хәзер инде бер айдан соң аның ялгызы түгел, ә бер кыз белән ял иткәнен белдем. Инде миңа нишләргә? Гаиләмне барлык көчемне биреп саклап калырга тырыштым. Бер генә кешенең теләге монда аз икән шул...