Бәһиянең бәхете
(хикәя)
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, шушы сүзләрне Бәһия иртән уянгач та кабатлый башлаган иде. Көне буена теленнән төшмәде, уеннан чыкмады “иртә уңмаган...”. Көтмәде түгел, язмышыннан көтте бит ул бәхетне. Дөресрәге, хатын-кыз бәхетен. Иреңнең кадерлесе, сөеклесе булуын нинди генә хатын-кыз теләмәс. Хәстәрлекле, назлы, тыныч эндәшүләрне кайсы гына гүзәл зат көтми соң? Көтә, барысы да көтә. Еллар үткән саен, үкенечле язмыштан котыласы, ышанычлы терәкле буласы килә. Әйе, еллар үткән саен. Бәһия дә 60 яшенә кадәр язмышына берчә күнде, кайвакыт, язмыш аңа дип әзерләгән, тудырган сыңарын, парын алларына менә-менә чыгарып куяр төсле өметләнде. Бүгенге көн үтте, д