Хәлал һәм хәрам
Хәрам кергән, хәлал көчне аңламый,
Йөзенә ыштыр япкан, олылауны санламый.
Озын куллы булса да, битлек киеп,
Урлашмыймын, диеп ялганлый.
Бәлки, булмышыдыр аның хәрам-ялган,
Бирәнлекнең юк бит чикләре...
Каш төзәтәм дип, күз чыгарган
Чаң сукканнар бар бит, искитмәле!
Оятсызга, бәлки, хәрам килешәдер,
Хәлал хакы барыбер -ул Хәлал.
Стенага борчак сипкән кебек - үзгәрү юк,
Тик азагы, килер бик хәтәр!
Хәрам җиңелеп, өстә калыр - Хәлал.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.