Яшә
Бөтереп алса да тормыш
Ябыш та якасына,
Көрәшеп,җиңеп бара бир
Һәр көннең яңасына.
-Язмыш авыр!-дип уфтанма,
Авыр булса да күтәр.
Елмаеп-көлеп сынауны
Җип-җиңел итеп үткәр!
Кемгә дә җиңел булмаган,
Эзләмә гел туры юл.
Туры,тигез,шома юл да
Гел яхшыга илтми ул!
Сиңа бирелгән язмышта
Барсы да синең өлеш.
Кайгысын да,шатлыгын да
Якыннар белән бүлеш.
Тешең кысып бар һәм яшә,
Син җиңүче сафында!
Аркаң турайтып туры бас
Үзең язмыш каршында!