Кайгылы хәбәр...
Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, легендар шәхес, Уфаның мактаулы гражданины Фидан Гафаровның йөрәге тибүдән туктады...
Якташым белән иҗади бәйләнешебез күп еллар буе барды.
Аның истәлегенә моннан берничә ел элек язылган мәкаләмне тәкъдим итәм.
Сәхнәләрдә балкып янәшә,
Пар канатлы сәнгать, мең яшә!
Тамашачыны да, үзләрен дә бәхетле иткән Гафаровлар
Мәхәббәт... Бер генә җан иясен дә урап үтмәс нинди илаһи көч аңарда?! Дөньялар гиздергән, тау-ташлар күчерткән, күкләргә мендергән, исерткән, тилмерткән... Күпме шигырь язылган, никадәр җыр багышланган аңа. Ә мәхәббәт темасы һаман яшь, һаман ачылып бетмәгән сер яшеренгән аңарда.
Фидан Гафаров... Мәхәббә