ҮЗЕМНЕ САГЫНАМ
Мин сагынам әле, бик сагынам
Инде андый булмас чагымны.
Ишек алдын, дуслар, иптәшләрне,
Тәү яраткан сөйгән ярымны.
Мин сагынам Агыйдел буйларын,
Су коенып йөргән чагымны.
Ярым белән җитәкләшеп йөреп,
Кичке йолдызларга багуны.
Мин сагынам хыянәт күрмәгән
Беркатлы һәм ихлас чагымны.
Ул чагында әнкәйнең карашы
Шундый җылы иде, ягымлы!
Мин сагынам югалтусыз чакны,
Өмет канаты бар чагымны.
Яшьлектәге үземне сагынам,
Әле тапталмаган җанымны.
Венер ФӘТТАХ 02.12.2024 ел Карламан