Бик тәмле куас рецепты. Рецебын үзебезнең "Яшел Үзән" газетасыннан алдым, инде берничә тапкыр ясадым.
Бик җиңел дә әле. Биш литр суга ике аш кашыгы цикорий, бер бал кашыгы лимон кислотасы, 400 гр шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз да, суынырга калдырабыз. Җылымса хәлгә калгач, "Саф момент" чүпрәсенең яртысын, ул булмаса, бармак башыннан да азрак чи чүпрә салып бер-ике сәгать көтәбез, болгаткалап торабыз. Өсте бераз күбекләнә башлау белән суыткычка куябыз.
Салкынча килеш бик тәмле була!
Розалия Ибраһимова блогыннан