ЯШӘР ИДЕМ ӘЛЕ ӘЗЕРӘК.
Эх,яшәргә иде әле әзрәк,
Бүген үлер өчен тумаган.
Әлегәчә ничек яшәсәм дә,
Яктылыктан әле туймаган.
Эшләрем бар иде эшләнмәгән,
Гомер яшем дә бит тулмаган.
Якыннарым, туганнарым, сезне,
Оныкларны сөеп туймаган.
Йолдызларга минем менәсем бар,
Хыялымда айга очасым.
Җиргә төшеп, дуслар, һәммәгезне,
Һәммәгезне килә кочасым.
Билгесезлек үтеп язмышлардан,
Якты көннәр килсен тизерәк!
Бәхетемне Ходай күп күрмәсә,
Яшәр идем әле әзерәк.
Фирдат Вале