Фильтр
Алданмагыз
(Ярым шаярып)
Иртән әтәч кычкырганга
Өч уяндым, бер тордым.
Өч тапкыр “Әлхәм” укыдым,
Уңсын дип гомер юлым.
Сайладым гомер юлының
Йә уңнарын, йә сулын.
Шул юлларны узган чакта
Бер яндым да өч туңдым...
Өч абындым, өч сөрлектем,
Өч алдандым, бер уңдым.
Бер уңганга өметләнеп,
Дәлше яшәргә булдым.
Инде, әтәч кычкырды дип,
Йокымнан иртә тормыйм,
Кат-кат догалар укымыйм,
Кабул булмас дип уйлыйм.
Алданмагыз: әтәч, диеп,
Бәхет теләп кычкыра...
Тавыкларын уята ул –
Бар кычкыруы шуңа...
Шәмсия Җиһангирова
  • Класс
Безгә тагын ни кирәк?!
Һәммәбезгә шул теләк:
Һәр туар таңга сөенеп,
Ашкынып типсен йөрәк.
Яшәргә язсын әле
Һәркемгә кирәк булып,
Үтеп торсын көннәребез
Бәхет, шатлыкка тулып.
Начар, хөсет уйлы бәндә
Юлларга юлыкмасын.
Туган-тумача, дусларның
Эзләрен суытмасын.
Сынауларны бирсә бирсен
Үтәрлек итеп кенә,
Ризыкларны, мал-мөлкәтне
Җитәрлек итеп кенә.
Җаныбызда аклык, сафлык,
Миһербан, иман булсын!
Күңелебезгә күрә көнне
Ходаем биреп торсын!
Шәмсия Җиһангирова
  • Класс
Сәламәтлек телим
Җыелышсак төрле бәйрәмнәрдә,
Яки җитсә туган көнебез,
Теләкләрнең иң зурысы итеп,
Ныклы сәламәтлек телибез.
Яшьләргә дә сәламәтлек кирәк,
Өлкәннәргә инде бигрәк тә.
Сәламәтлек булса, рухың чиста,
Дәртең кайнап тора йөрәктә.
Сәламәтлек кирәк һәр кешегә,
Киек-җанвар, үлән, бөҗәккә,
Җир-суларга, гөлләр, чәчкәләргә,
Һәр агачка, куак, тирәккә!
Сәламәтлек кирәк Җир шарына,
Ватаныңа, туган җиреңә,
Әби-бабаң, газиз атаң-анаң
Мирас иткән туган телеңә!
Сәламәтлек телим һәр халыкка,
Татарстаныма, илемә!
Аллаһым бәһасез мирас иткән
Татар телем – Анам теленә!
Шәмсия Җиһангирова.
  • Класс
Үкенмәмен
Үкенмәмен нигә туганыма:
Үзем булалмастай чакларда да
Үзем була алсам!
Авырлыклар килсә, егылмыйча,
Аягүрә калсам.
Үкенмәмен җирдә яшәвемә:
Кызыксыз тоелган нәрсәне дә
Кызык итә алсам.
Зарланмыйча, уфтанмыйча гына
Гомер итә алсам.
Үкенмәмен нигә яндым диеп:
Башкаларныкына охшамаган
Матур шигырь язсам,
Шул шигырем белән ир-егетне
Шагыйрь итә алсам!
Үкенмәмен җирдән китүемә:
Үземнән соң миннән әйбәтрәк
Балаларым калса!
Җан дусларым килеп каберемә
Бер уч туфрак салса...
Шәмсия Җиһангирова
  • Класс
  • Класс
Показать ещё