Әни сүзе
Әни сүзен тыңламыйча,
Без киресен эшлибез.
Яшь чакта, аңламыйча-
Соңыннан җавап эзлибез.
Нигә алай иттек диеп,
Нигә тегеләй итмәдек.
Әнинең сүзе дөрес дип
Соңрак куябыз үкенеп.
Анализлар ясамыйча,
Ничек туры килде дип.
Логиканы аңламыйча-
Сере аяк астында бит!
Әниләр яхшылык тели,
Ни генә булмаса да.
Кайтканда да,китешли,
Җиңел,авыр чакта да.
Шуңадыр да нәтиҗәне
Уңай якка көйлибез.
Мактыйбыз газиз әнине,
Әйткән иде бит дибез…
4 март 2018 ел, Уфа,
Чурагол басма үзәге.