Тиз һәм җайлы гына ясала торган салат.
Ингредиентлар:
Кәбестә — 0,5 кг.
Πомидор — 0,5 кг.
Кыяр — 0,5 кг.
Баллы борыч — 0,5 кг.
Кишер — 0, 5 кг.
Сыек май — 100 г.
Укcyс 9% — 100 г.
Тоз — 4 чәй кашыгы.
Шикәр комы — 8 чәй кашыгы. Яшелчәләр чистартканнан соң үлчәнә.
Әзерләү:
Яшелчәләрне шакмаклап турыйбыз. Май, шикәр комы, тоз, уксус салып, сүрән утка куябыз. Кайнап чыккач, 10 минут кайнатабыз да банкаларга тутырабыз, төреп куябыз.
Дуслар, сездә нинди кышка әзерли торган салат рецептлары бар? Рецептларыгызны комментарийларда бүлешегез әле.