Лентагызга ЧӘКЧӘК камыры әзерләү.
Эндже Галиахметова
Менә камырын шулай басабыз:
5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы. Боларның барысын бергә кушып, аз да түгел, күп тә түгел – нәкъ 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң агач кашык алып, он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау кебек тәгәрәтәбез. Кулны үсемлек мае белән майласаң, камырны тәгәрәтүе уңай икәнлеген беләсез инде.
Камыр «бау»ны 3 см озынлыгындагы кисәкләргә кисә-без. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз.
Чәкчәк катыру өчен ширбәтне болайрак әзерлибез:
3 стакан шикәр комын, 1 стакан суны, 2 аш кашыгы балны 15