Ирләр ирлеген итмиләр,
Гаилә ташлап китәләр.
Гаилә йөген тарталмыйлар,
Бала ятим итәләр.
Кайчан шулайга әйләнде?
Элек алай булмады.
Ир кеше дөньяны тартты,
Һичбер ялкаулашмады.
Аптырыйм андый ирләргә,
Ни булган аңа, бахыр?
Әллә җилкәсе йокамы,
Әллә акылы такыр!
Нәрсә булды бу ирләргә,
Нинди кыраулар сукты.
Англосаксның җилләре
Бәреп, аяктан екты...
Ир кешеләр гаиләдә баш,
Кайчакта арка- муен.
Балага ышаныч- арка,
Хатынга арка-куен!
Ир булдыксыз булуыннан,
Хатыннар ида чигә.
Эшен эшләп, дөнья көтеп,
Интегә, яфа күрә.
Ирләр кәккүккә әйләнгәч,
Балалар әз туалар.
Булганнары интегешеп,
Ятим яфаланалар.
Бала, әти исән чакта,
Ятим булу аяныч!
Әгәр әти янда булса,
Булыр иде таяныч!
Файлас. 20.12.25 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев