Сеңлемә 70 яшь!
Әле менә Фәйрүзәнең,
Җитмеш яше дә тулды.
Һәр вакыттагыча бәйрәм,
Искиткеч матур узды.
Сапфир- Зәңгәр Якут туе да,
Бик тә күңелле узды.
Дус-туганнар җыйналышып,
Котлап кырык биш елны!
Бик күп елларны эшләде,
Балалар бакчасында.
Балаларны өф иттерде,
Озак мөдире булды.
Актаныш яшьләр күбесе,
Әни диеп әйтәләр.
Кайларга гына барса да,
Алдан урын бирәләр!
Сеңлем һәрчак үрнәк булды,
Бик тырышып эшләде.
Фәвәсим белән күңелле,
Ихлас матур яшәде...
Татарстан Республиканың,
Күренекле шәхесе,
Атказанган укытучы,
Уңган, булган җитәкче!
Эштә тәртип, өйдә тату,
Яхшы хатын, әни дә.
Мал асырый, дөнья көтә,
Чәчкә, җимеш үстерә.
Яшелчәләр ис китәрлек,
Бәрәңге бакча, чиста.
Кабак, кабач