Шигъри юлларда хикәят
Язам да язам әле.
Баштан үткән хәлләрем дә,
Искә төшә, билдәле.
Ничек булган, ниләр булмас,
Аларын да язамын.
Дус- туганнарга ошагач,
Күңел булып каламын...
Яшәеш бит ул куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Минем язган шигырьләрдә,
Күп мәгәнә бар ласа...
Кайчагында күреп калам,
Узган гомер шәүләсен.
Барысын да бергә туплап,
Күрсәтәмен гәүдәсен.
Күрдек ачысын-төчесен,
Яшәеш дәверендә.
Укып чыккачтан, китапның
Белерләр кадерен дә...
Тормыш бит ул шундый әһел,
Алдын-артын күрсәтә.
Алга тартып- артка этеп,
Канны ару көйрәтә...
Башка төрле уйлар килә,
Сиксән яшьне узганда.
Яшәгәнне айкыймын да,
Шөкер итәм булганга!...
Язылганын, язасын да
Игътибарлы укыгыз.
Анда әйтелгән сүзләрне,
Кулланмага алыгыз!...
Трактат стильдә язганда,
Уй-фикерләр күбәя.
Пружина кебек кысыла,
Аңлап беткәч, ачыла...
Кешеләр хәзер белемле,
Кирәк җирен табырлар.
Файдалы фикерне укып,
Фәһем итеп алырлар...
Яшьләр үрнәкне алсыннар,
Картәтәйдән, картыйдан.
Аларның киңәшен тотса,
Булыр һәрвакыт уңган!...
Фәлсәфәви килеп чыга,
Сез гаепкә алмагыз.
Укыгач, тиз аңламыйча,
Битарафта калмагыз!...
Файлас. 14.12.25 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев