"Могҗизалар кыры"н быел
Кушнарен яулап алды.
Тапшыру барабанына
Күп бүләкләрен салды.
Сергей Первушин гаиләсе,
"Сандугачлар" төркеме
"Могҗиза кыры"н бизәде,
Тапшыруга ямь бирде.
Якубович ушсыз калды,
Аларны күрү белән.
Ягымлылар, мөләемләр
Җырлыйлар биеп бердәм!
Бик җаваплы тапшыруга
Сергей нык әзерләнде.
Минем китабымны бирде,
Чәкчәкләр бүләк итте.
Сергей Первушин оныгы
Шигырен бүләк итте.
Якубовичка рәхмәтле,
Картәтисен котлады!
"Сандугачлар" сайраштылар,
"Кодагый" җырын җырлап,
Күзләрне камаштырдылар,
Ә Рәфис җырлап, уйнап!...
Останкино кабул итте,
Кушнареннарны җылы.
Барлык хезмәткәрләре дә
Игътибарлы, ягымлы...
Радик Закиеч Вилданов,
Гөлназ- Фадисның кызы,
Районыбызның башлыгы,
Мәдәният көч салды...
Кушнарен егет- кызлары
Могҗиза кырындалар.
Мәскәүдә, Кызыл мәйданда,
Өч көн кунак булдылар!
Файлас. 14.12.25 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев