Бер әкият сөйлим сезгә
Тыңлагыз әле, халык.
Укытучы дингездән
Тотып алган бер балык.
Ул шунда ук балыкны
Кыздырырга уйлаган.
Шул вакытта һавада
Наҗагайлар уйнаган.
Ялт-йолт балык ялтыраган
Алган чакта чиләктән.
Укытучы кулында,
Телгә килгән, кинәттән.
-Мин бит гади балык түгел,
Торган бар җирем алтын.
Әгәр мине азат итсәң,
Түләрмен сиңа хакын.
-Ни сорсаң, шуны бирәм,
Нәрсә телисең-үтим,
Җибәр мине кирегә,
Диңгезгә йөзеп китим.
Укытучы уйлап торгач,
Киткән балыкка тезеп.
Балык озак тыңлаган
Эндәшми, аңа түзеп.
-Иртәнге сәгать сигезгә,
Барып җит син мәктәпкә,
Балаларны каршы ал,
Китер барсын тәртипкә.
Аннан алты дәрес үткәр,
Тәнәфестә карап тор.
Кызык дәрес үткәрергә,
Алдан, уйлап план кор.
Язу-сызу эшен үткәр,
Җурналны төгәл тутыр,
Алты дәрес беткәчтен,
Тагын планга утыр.
Гаризалар җыерга,
Килгәч оныта күрмә.
Класс паспорты төземи,
Берүк дәрескә кермә.
Тәрбия эше планы,
Тагын кирәк ясарга,
Нәтиҗәләр буенча
Кирәк хисап язарга.
Куркынычлык буенча
Чараларын тап уйлап.
Кызыксындыру өчен
Ара-тирә ал уйнап.
Унҗиденче сентябрьга
Булсын кагазьләр әзер.
Шуннан нәрсә эшләргә
Тагын сөйлимен, хәзер.
Ата-ана чаты төзе,
Чатка кер эштән кайткач.
Сорауларга җавап бир
Сәгать икедә, яткач.
Марат улы Айратны,
Өйрәт бирергә сәлам,
Каләм тота белмәгәнне,
Өйрәт тотырга каләм.
Сәлимне гел карап тор,
Класста сугышмасын.
Чәчләреннән тотып тартып,
Кызларны елатмасын.
Шул тәнәфес вакытында,
Үзеңне дә онытма.
Ихтыяҗыңа да өлгер,
Чәеңне дә суытма.
Балаларның ихтибарын,
Һәр дәрестә җәлеп ит.
Кызык нәрсә уйлап тапкач,
Тынычланып кайтып кит.
Кайтып киткән дә онытма
Дәфтәрләрен алырга.
Алмасаң, туры килер
Төнгә чаклы калырга.
Һәр дәресең сыйфатлы,
Булсын аларга кызык.
Әгәр каршы дәшсәләр,
Китә күрмә син кызып.
Педсоветлар, конкурслар,
Катнаш вебинарларда.
Тәҗрибә белән уртаклаш,
Ачык семинарларда.
Конференциядә катнаш,
Инновацион-техно белән.
Курслар үт, чыгыш яса.
Үстер үзеңне, гелән.
Тикшерү эше алып бар,
Катнаш проектларда.
Сәяхәткә дә алып бар,
Төрле-төрле якларга.
Прививкалар турында,
Җый тагын белешмәләр.
'Личный делоларын' тутыр,
Буш тормасын киштәләр.
Эш хакы сорап йөремә,
Шөкер бул биргәненә.
Учлап, кысып тота белсәң,
Җитә ул кирәгенә.
Билгеләнгән хезмәт хакын,
Кабул итеү ул өнәр.
Укытучы эш түгел бит,
Укытучы-ул һөнәр.
Конструкторны кабат өйрән,
Ул быел яңартылды.
КТПыны яз яңадан,
Ансы да үзгәртелде.
Өстән килеп тикшерсәләр,
Эндәшмичә торып кал.
Асырга алып барсалар,
Бауны үзең белән ал.
Тәнкыйтләрне искә алма
Колак яныннан уздыр...
Алтын балык җавап биргән:
-Син мине 'лучше' кыздыр.
Вәкилә Фазылова
5.10.2025


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8