'Бер яманның бер яхшысы' (халык әйтеме)
Бер көн Ходай җиргә төшкән диләр,
Адәм балаларын күрергә,
Кешеләрнең ничек яшәгәнен,
Ниләр уйлаганын белергә...
Урам буйлап бер ир китеп бара,
Никтер башы аска иелгән.
Өс башы да пөхтә, портфеле зур,
Ару гына болай киенгән.
Үзе атлый, үзе нидер сөйли,
Ходай туктап аны тыңлады.
-Машинамны бая шартлаттылар,
Тавышы да әле тынмады.
И, Ходаем, кайда булдың шул чакларда?
Кай тарафка таба карадың?
-Зарланма син, улым, мин бит синең,
Газиз гомереңне сакладым.
Абындыңмы, чыгып барган чакта,
Ишек бусагасын атлауга?
Биш минутка иртә чыккан булсаң,
Үзең ләгә идең шартлауга.
Машина ул нәрсә? Тимер генә,
Яхшырагын тагын алырсың.
Әгәр менә җаның ташлап китсә,