Предыдущая публикация
Салкын кышның тәмен
Бик белергә теләп,
Капканың тимеренә
Телне карадым терәп.
Шуны гына көткәндәй,
Эләктереп тә алды.
Телемнең бер каты
Ябышты да калды.
Кышның тәмен белмәгәч,
Үсмәк кирәк калай?
Егет буламыни инде,
Тимер яламаган малай.
Тел уелып төшкәнгә,
Сер бирми егет кеше.
Суык бит чеметә дип,
Елау ул ‒ кызлар эше
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
11.12.2025


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев