БӘРАӘТ КИЧӘСЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ
Барлык мөселман дөньясы 2-3 февраль төнендә БӘРАӘТ кичәсен билгеләп үтә.
Әлеге кичәнең фазыйләтләре турында “Апанай” мәчете имам-хатыйбы НИЯЗ хәзрәт САБИРОВ җаваплары.
– ШӘГЪБӘН сүзе үзе "шәггабә" фигыленнән килеп чыккан, ул гарәп телендә "тармаклану, бүленү" дигәнне аңлата. Бу айда гарәпләр су эзләп таралышканнар, шуңа күрә аңа шулай исем бирелгән.
Икенче бер фикер буенча, шәгъбән аеның исеме "тәшәггабә" сүзеннән, ул "тарату" мәгънәсендә килә, ягъни бу яхшылык, изгелек тарату ае.

ШӘГЪБӘН сүзе 5 хәрефтән тора: ШИН, ГАЙН, БӘ, ӘЛИФ, НҮН.
Беренче ШИН хәрефе – шәрәфле, икенче хәреф – бөеклек, олуглык, өченчесе – изгелек, дүртенчесе – ярату, мәхәббәт һәм бишенчесе – нур сүзеннән.
Бу айда Аллаһка ышанучыга шуларның бөтенесе бирелә, бәхет ишекләре ачыла, гөнаһлар, хаталар кичерелә. Өстенлегенә килгәндә, раҗәб һәм шәгъбән – изге рамазан аена әзерләнү айлары. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип дога кылган:

Әллааһүммә бәрик ләнә фии раҗәб үә шәгбән үә бәллигнәә рамазан. – /

Йәә Раббым, безгә раҗәб һәм шәгъбән айларында бәракәт бирсәң иде, рамазан аена ирештерсәң иде».
Икенче хәдистә:

"Раҗәб – чәчү, шәгъбән – су сибү һәм игеннәрне карау, ә рамазан – уңыш җыю ае", – диелә. Бу сүзләрдән аңлашылганча, шәгъбән аенда раҗәб аенда башлаган изгелекләрне, нәфел гыйбадәтләрне дәвам итәргә һәм арттырырга омтылырга кирәк. Бу айда тырышлык куйсак, рамазан аенда аның нәтиҗәләрен күрәчәкбез. Изге рамазанда ураза тотарга, төнге гыйбадәтләрне кылырга җиңелрәк булачак, аларның ләззәтен тоячакбыз.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ шәгъбән аеның күпчелек көннәрендә ураза тоткан, безгә күркәм үрнәк күрсәткән. Шәгъбән аенда ураза тотуның әһәмияте турында Аллаһның Расүле ﷺ болай дигән:

«Бу – күп кеше игътибар итмәгән раҗәб белән рамазан арасындагы ай, һәм бу айда кешеләрнең гамәлләре турындагы хисаплар Галәмнәрнең Раббысы алдында күрсәтелә, шуңа күрә мин гамәлләремнең ураза тоткан вакытта күрсәтелүен телим" /

Тирмизи һәм Нәсаи.

Бу ай нинди зур вакыйгалар белән истәлекле?
– Шәгъбән аенда булган иң төп вакыйга – кыйбла үзгәртелү. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ аның сәхабәләре, Аллаһның әмере белән, башта Кудс шәһәрендәге «әл-Әкса» мәчетенә юнәлеп намаз укыган. Көннәрдән бер көнне яһүдиләрнең берсе: «Гаҗәп! Мөселманнарның дине безнекеннән аерылып тора, ләкин алар безнең кыйбланы кулланалар», – дип әйтә. Бу сүзләр Аллаһның Рәсүле ﷺ-е борчуга салган. Ул кыйбланың Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәтуллада булуын тели һәм Аллаһка дога кыла. Һәм мөселманнарның кыйбласы һиҗрәттән соң икенче елда шәгъбән аеның 15 нче көнендә үзгәрә. Расүлүллаһ ﷺ Мәдинә шәһәрендәге Бәнү Сәләмә мәчетендә өйлә намазы фарызының 2нче рәкәгатен укыганда аңа вәхи иңә, ул намазда торган хәлендә Кәгъбәтулла тарафына борыла.
Бу хәлне күргән сәхабәләр дә аңа иярә һәм намазны, Кәгъбәтуллага борылып, дәвам иткәннәр. Хаҗ һәм гомрә кылучылар кыйбла үзгәртелгән мәчеттә намаз укырга тырышалар. Бу мәчетнең икенче исеме «Мәсҗидүл-кыйбләтәй – 2 кыйбла мәчете” – дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мәчетеннән ул 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

Бу ай Бәраәт кичәсе белән дә мәшһүр. Мөселман кешесе аны ничек уздырырга тиеш?
– Шәгъбән аеның 14 һәм 15 нче көннәре арасындагы кичә елның иң изге кичәләрнең берсе булып санала. Ул кичә гарәпчә «Ләйләтүл-Бәраәт», ягъни җәһәннәм утыннан азат булу кичәсе дип атала. Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында күп хәдисләрдә әйтелгән. Бу кичәдә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тарала, догалар кабул була, гөнаһлар гафу ителә. Бер хәдистә:

«Шәгъбән аеның 15нче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичтә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәтен таратыр һәм сорар:

“Тәүбә итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” – дип әйтер», – диелә /

Тирмизи, Ибн Мәҗә.
Имам СҮБҮКИ р.г. әйткән:

«Аллаһы Тәгалә җомга көнне 1 атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерә, Бәраәт кичәсендә 1 еллык гөнаһларны гафу кыла. Кадер кичәсендә исә Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең гомер буе кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә».
Шулай булгач, бу кичәдә ихлас күңелдән нәфел намазларын укыйк, тәүбә, догалар кылыйк, Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик.
Тәүбәнең файдасы турында Аллаһның Расүле ﷺ бер хәдисендә болай ди:

“Һәрвакыт үзенең гөнаһлары өчен Аллаһтан ярлыкауны сораган кешегә Аллаһы Тәгалә теләсә кайсы чарасыз хәлләрдән юл күрсәтер, авырлык булганда җиңеллек бирер һәм көтмәгән җирдән ризык бирер” /

Ибн Мәҗә.
Әгәр кеше кылган гөнаһлары өчен тәүбә итсә, һәм шул гөнаһларга кайтмаска катгый рәвештә ният кылса, Аллаһы Тәгалә шушы гөнаһларны савапка әйләндерергә вәгъдә бирә.

Ни өчен Бәраәт кичәсендә 3 тапкыр “Йәсиин” сүрәсен укырга кирәк? Аны укыр алдыннан нинди ният әйтелә?
– “Йәсиин” сүрәсенең фазыйләте турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:

«Йәсиин – Коръәннең йөрәге!» – ди. Икенче хәдистә:

“Кем “Йәсиин”не 1 тапкыр укый, Коръәнне тулысынча 10 тапкыр укыган кебек булыр”, – диелә. Шуңа да бу сүрәне Бәраәт кичәсендә 3 тапкыр укырга тырышалар. Соңыннан бөтен мөселманнар, якыннары һәм үзләре өчен дога кылалар.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да изге Бәраәт кичәсендә гыйбадәт кылып, бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсен! Әәмиин.







ШӘҮВӘЛ АЕ УРАЗАСЫ НИЯТЕ һәм ДОГАСЫ

Сәхәр ашап бетергәч, нәфел уразасына НИЯТ КЫЛЫНА:

НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ НӘФИЛӘ ФИ ШӘҺРИ ШӘҮҮӘЛ МИНӘЛ-ФӘҖеРИ ИЛӘЛ- МӘГъРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ.–
/

Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр

АВЫЗ АЧУ – ИФТАР ДОГАСЫ:

ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ ФӘГФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘӘ ӘХХӘРъТҮ. –
/

Йәә Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел уразасы тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит.