Югалтканнар парларын...
Ялгыз каен белән ялгыз имән
Бер-беренэ сөйли зарларын.
Аянычлы язмыш язылган шул:
Югалтканнар алар парларын...
Ялгыз каен белән ялгыз имән
Таң җилләре аша серләшә.
Кайчак, онытылып, күңелләре
Юанулар белән берләшә.
Ялгыз каен белән ялгыз имән
Берсен- берсе тели якларга,
Алар белә: көчле җил-давылдан
Кирәк бер- береңне сакларга.
Ялгыз каен белән ялгыз имән
Купме яшәр ялгыз янәшә?
Хыяллары гына тынгы бирми,
Парлашыгыз, диеп эндәшә...
Әммә... Ялгыз имән горур, каты,
( ул бит имән булып яралган!)...
Күңелкәе ятмый ятларга...
Йөрэгендә аның МӘХӘББӘТЕ -
Тугрылыкны тели сакларга.
Ялгыз каен ялгызлыктан гаҗиз,
Ботаклары җиргэ иелә...
Имәнкәе исән - имин булып,
Янда бул