Фильтр
Файдалы киңәшләр
добавлена 12 декабря 2025 в 18:40

Ясалма чыршы сайлайбыз

Ясалма чыршы сайлайбыз - 5367989858490
  • Класс!3
Файдалы киңәшләр
добавлена 10 декабря 2025 в 05:40

Әфлисун гирляндалары

Әфлисун гирляндалары - 5367988697274
  • Класс!6
Файдалы киңәшләр
добавлена 8 декабря 2025 в 05:40

Карсыз кар бабай

Карсыз да кар бабай ясап була. Моның өчен 4 шар, ак төстәге җеп, ПВА җилеме, төсле кәгазь кирәк. Кар бабайны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Аңа эшләпә, башлык кидертергә була.
Беренче шарны зуррак, икенчесен уртача, калганнарын кечерәк итеп тигез зурлыкта (алар куллары булачак) кабартырга кирәк. Гәүдә өчен шарны — 50-55 см, башына — 40-45 см, кулларына 10 см диаметрлы итеп кабартырга мөмкин. Җепне җилемгә манып алырга һәм шарларга чорнарга. Бер тәүлек киптерергә һәм шарны тишеп, һавасын чыгарырга. Кызгылт сары төстәге кәгазьдән конус ясап, борын куярга була. Күзләрен дә төсле кәгазьдән ясый аласыз. Детальләрне кайнар җилем белән ябыштырырга мөмкин.
    Карсыз кар бабай - 5367989700538
    Карсыз кар бабай - 5367989699770
    Карсыз кар бабай - 5367989699514
  • Класс!6
Файдалы киңәшләр
добавлена 6 декабря 2025 в 06:40

Ашыкмагыз

Ашыкмагыз - 5367989798842
  • Класс!5
Файдалы киңәшләр
добавлена 5 декабря 2025 в 11:48

Нинди хөрмә сайларга?

Нинди хөрмә сайларга? - 5367988597946
  • Класс!5
Файдалы киңәшләр
добавлена 1 мая 2025 в 11:53

Әтәч чыгачакмы, тавыкмы?

Әтәч яки тавык чыгасы йомырканы сайлап салырга була. Билгеле, бу юраулар тулысынча туры килми, шулай да ул нигезле.
Йомырканың очлы башын карап тикшерәбез. Әтәч чеби чыгасы йомырка зуррак, очлырак була. Очы түгәрәкләнеп тора икән, бу йомыркадан тавык чеби чыгу мөмкинлеге зуррак. Мондый ысул бер токымлы тавык йомыркаларын тикшергәндә генә туры килә. Чөнки төрле токымлы тавыкның йомыркасы зурлыгы, формасы буенча да аерылырга мөмкин. Хәзер түгәрәкләнеп торган очын тикшереп карагыз. Әтәч чеби чыгасы йомырканың очы кытыршырак була.
Әтәч чыгачакмы, тавыкмы? - 965549149882
  • Класс!31
Файдалы киңәшләр
добавлена 3 апреля 2025 в 04:40

Яшел чәйне ничек сайларга?

✔ Чәйнең сыйфатын төсенә карап ачыклый аласыз. Ул ачык яшелдән караңгы яшелгә кадәр булырга мөмкин. Төсе ачыграк булган саен чәйнең сыйфаты югарырак.
✔ Әзерләнү вакытын тикшерегез. Шушы елгысы яхшырак. Чәйне марттан майга, сентябрьдән октябрьгә кадәр җыялар.
✔ Чәйне болай тикшерергә була. Бармак белән уып карагыз. Төерләнә икән — киптереп җиткермәгәннәр. Мондый чәй озак сакланмый. Искесе порошок сыман уыла.
✔ Фольгага төрелгән эре яфраклы чәй алырга тырышыгыз. Ул чәйне дым һәм кояш нурларыннан саклый.
Яшел чәйне ничек сайларга? - 964796692922
  • Класс!32
Файдалы киңәшләр
добавлена 31 марта 2025 в 05:40

Газ плитәсе яхшы янсын

Газ плитәсе яхшы янсын - 964767683258
  • Класс!15
Файдалы киңәшләр
добавлена 28 марта 2025 в 14:00

Ничек сакларга куярга?

Кышкы киемнәргә көя күбәләге зарар салмасын өчен чистартып, юып куегыз. Күбәләк пычрак киемгә ияләшә.
Юыла торганын юарга, юып булмаганын һавага алып чыгып җилләтергә кирәк. Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклавы уңайлы. Кирәксез мендәр тышын кайнар суга салырга, аңа кер сабыны ышкырга һәм сыгып, киптерергә эләргә. Кипкәч, кышкы киемнәрне тутырып, шкафка куярга. Анда көя кермәячәк.
Ничек сакларга куярга? - 964766822074
  • Класс!17
Файдалы киңәшләр
добавлена 6 января 2025 в 05:35

Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә

Бу ысул теләсә нинди аяк киеме өчен туры килә.
Аяк киеменең аслыгын алып, лимон телеме һәм урталай киселгән алоэ яфрагы ышкырга. Алоэ яфрагын 1-2 көнгә аяк киеме эченә тыгып торырга да була. Соңыннан антибактериаль дымлы салфетка белән сөртергә һәм җиләс урында киптерергә кирәк.
Аяк киеме аслыгын чәй содасы яки тоз кушылган суга (1 литрга 1 аш кашыгы) салып, 2 сәгать тотарга. Аннан чиста суда чайкарга һәм киптерергә.
Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә - 962607238330
  • Класс!33
Файдалы киңәшләр
добавлена 4 января 2025 в 13:21

Кәгазь формалар

Өегездә әзер кекс формалары булмаса, аларны пергамент кәгазьдән ясый аласыз.
Пергаментка камыр ябышмый. Мондый формадагы кекслар аеруча матур күренәчәк, күчтәнәчкә җибәрергә дә яхшы.
Кәгазь формалар - 962607191738
Кәгазь формалар - 962607191738
  • Класс!11
Файдалы киңәшләр
добавлена 11 ноября 2024 в 12:31

Стружка җыябыз

  • Класс!15
Файдалы киңәшләр
добавлена 24 октября 2024 в 15:06

Свитер тишеген ямыйбыз

  • Класс!713
Файдалы киңәшләр
добавлена 23 сентября 2024 в 14:15

Плитканы ничек ялтыратырга?

Әлеге эремә кафель плиткасы өчен яхшы, бернинди таплар калдырмый.
1 стакан җылы суга 1 кечкенә кап (15 г) лимон кислотасы кушарга. Әлеге эремәгә манылган салфетка белән плитканы юарга һәм чиста су белән чайкарга кирәк.
Бик нык пычранган плитканы аш серкәсе белән чистарта аласыз. Пульверизатордан 9 %лы аш серкәсе сиптереп, 10 минут тотарга һәм йомшак чүпрәк белән сөртергә. Аш серкәсе тапларны гына чистартып калмый, күгәрек гөмбәчекләренә каршы да нәтиҗәле чара.
Плитканы ничек ялтыратырга? - 960044639418
  • Класс!54
Файдалы киңәшләр
добавлена 10 сентября 2024 в 11:41

Тозлаган укроп

Тозлаган укроп - 959717068218
  • Класс!16
Файдалы киңәшләр
добавлена 2 сентября 2024 в 14:44

Нинди сабын алырга?

Дерматологлар көн саен куллану өчен антибактериаль сабын алырга киңәш итми. Ул тиренең саклагыч элпәсен боза.
Антибактериаль сыек сабын составында триклозан, катысында триклокарбан матдәсе бар, ул зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалыларын да юк итә. Тәэсире юганнан соң да күпмедер вакытка җитә. Нәтиҗәдә тире корылана, аллергия куркынычы арта.
Авыру кеше яки хайваннар белән контакттан соң, яисә инфекция йоктыру куркынычы булганда гына мондый сабын белән юынырга кирәк. Көндәлек кулланырга гадәти каты сабын алыгыз. Май микъдары проценты югары булганы тире өчен йомшаграк. Составында какао һәм кокос мае булганы тирене йомшарта.
Нинди сабын алырга? - 959531438010
  • Класс!15
Файдалы киңәшләр
добавлена 24 августа 2024 в 11:48

Теш пастасы чистарта

Краннарны теш пастасы яхшы ялтырата, ул тутыкмас корыч өслекне чистартырга әйбәт. Теш пастасын үтүкне чистарту өчен дә куллана аласыз.
    Теш пастасы чистарта - 959293510074
    Теш пастасы чистарта - 959293528250
  • Класс!35
Файдалы киңәшләр
добавлена 19 августа 2024 в 20:44

Базны ничек әзерләргә?

Яшелчә салганчы базны чистартырга, йогышсызландырырга кирәк. Стеналарын һәм киштәләрне бакыр купоросы кушылган яңа сүндерелгән известь эремәсе белән агартырга (10 л суга 2 кг известь, 200 г бакыр купоросы салырга). Ике кат агартсагыз, тагын да яхшырак.
Яшелчә әрҗәләрен 10 %лы бакыр яки тимер купоросы белән йогышсызландырырга була. Кояшта киптерергә.
Баз, подвал идәне җир икән, коры известь, һичьюгы көл сибегез. Бу эшләрдән соң базны ачып җилләтергә кирәк.
Күкерт шашкасы яндыру күгәрек гөмбәчеге һәм бөҗәкләрдән котылырга булыша. Бу вакытта базда металл әйберләр калмаска тиеш, ул аларны күгәртә.
Базны ничек әзерләргә? - 959168462266
  • Класс!107
Файдалы киңәшләр
добавлена 12 августа 2024 в 11:17

Яшелчәләр киптерәбез

Кышка яшелчәләрне киптереп куярга да була. Киптерелгән яшелчәләр барлык файдалы үзлекләрен саклый, урынны күп алмый.
Кишерне чистартып, түгәрәкләп яки саламлап турарга. Тәмен һәм төсен сакласын өчен, 15 минутка кайнар суга салып йомшартырга һәм шундук салкын суда суытырга кирәк. Суын саркытып корыткач, 60 °Ста киптерә башларга була. 9,5 кг кишердән 1 кг киптерелгәне чыга.
Баллы борычны орлыкларыннан чистартырга, 5-6 см калынлыкта түгәрәкләп турарга. 2-3 минутка кайнар суга салып алырга һәм салкын суда суытырга. 10-12 кг баллы борычтан 1 кг киптерелгәне чыга.
Баклажанны юарга, теләк буенча кабыгын чистартырга да ярый. Турарга һәм әчесе чыксын өчен 15 минут тоз сибеп то
Яшелчәләр киптерәбез - 958990029754
  • Класс!35
Файдалы киңәшләр
добавлена 8 августа 2024 в 11:26

Ташкабакны туңдыралармы?

Кышка күп хуҗабикә ташкабакны кабыгы катыланганчы үстереп, кабак кебек саклый. Әмма картайган ташкабакның тәме яшеннән күпкә аерыла. Яшь ташкабакны туңдырып куя аласыз, аның витаминнары, файдалы үзлекләре сакланачак.
Ташкабакны турап, тозлы кайнар суда 2-3 минут пешекләп алырга кирәк. 1 л суга 1-2 чәй кашыгы тоз кушарга. Шундук дуршлагка бушатырга һәм өстенә салкын су агызырга. Салфеткага таратып, бераз киптерергә һәм пакетларга тутырып, туңдыргычка куярга кирәк. Туңдыру өчен зип-пакет (замоклы пакет) уңайлы.
Ташкабакны туңдыралармы? - 958901866938
  • Класс!76
Показать ещё