Предыдущая публикация
🌻🍁🍂🌾🥀
Көзләр җитсә,
күңелем
моңсулана.
Ник дисезме?
Алда ак кышлар...
Каен алтын яфракларын койды,
Җылы якка очты аккошлар...
Кышны яратмыйм ,дип,
һич әйтмимен,
Табигатьнең матур һәр чагы!
Узган һәрбер мизгел,
үткән һәр көн-
Гөмеркәебезнең ярчыгы.
Шул гомернең "яз" дигәне назлы,
"җәе" -ямьле,
"көзе"-сагышлы.
Көз артыннан салкын кыш ашыга,
Тыеп булмый гомер агышын .
Ага еллар ,
шулай,
бер-бер артлы,
Картаясың диеп тормыйлар ...
Нинди генә чая җилләр иссен,
Язмышларны кире бормыйлар.
Туктый алмый гомер агышлары,
Үзгәрә алмый тәкъдир-
язмышлар.
Тик шулай да ,
минем
бер теләк бар:
Төзәлә алсын иде
ялгышлар!!! 🙏😒
Г.Тәнзилә Г.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5