Район мәдәният йортында "Ныклы гаилә" федераль проекты һәм "Татарстан - ныклы гаилә территориясе" республика акциясе кысаларында "Нечкәбил - 2023" дип аталган Татарстан гаиләләре фестиваленең зона туры узды. Бәйгедә Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнары, Яшел Үзән шәһәреннән конкурсантлар катнашты.<br>