Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңнары
Федоровское мәктәбендә “ЭКОЛОГиЯ” төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан районнарыннан тугыз номинациядә 152 бала катнашты. Бишенче ел рәттән үткәрелгән конференциянең быелгысына мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә кушылды. Кунаклар һәм мәртәбәле жюри составында КФУ доцентлары Галина Сәмигуллина һәм Альбина Хәялиева, әлеге уку йорты студенты Айнур Гыйсмәтуллин, “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары һәм укытучылар бар иде. Катнашучыларны һәм кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова сәламләде. Ул Кайбычның һәрвакыт экологик яктан чиста район булып саналуын, кем генә кайтса да, безнең яклардагы матурлыкка һәм тәртипкә соклауын әйтте, һәрвакыт шулай булуын теләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин әйләнә-тирә мохитебезнең нинди булуы үзебездән торуын, әлеге конференциянең балаларның гына түгел, бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүен әйтте.
- Беренче карашка, фәнни эш белән югары уку йортларында гына шөгыльләнәләр кебек. Ләкин алай түгел икән, сез дә – фән эшлеклеләре. Аерма шунда – сезнең сорауларыгыз катлаулы түгел, ләкин алар бик мөһим, - диде ул.
- Мәктәп директоры Михаил Серяков республика масштабындагы әлеге конференциянең елдан-ел киңрәк колач алуын, киләсе елдан, балык тоту буенча яңа номинация өстәлүен әйтте. Конференцияне үткәрү тәртибен аңлатты, барысына да уңышлар теләде.
- Нәтиҗәдә, Гран-прига Олы Кайбычтан Гөлназ Гайнуллина, Хуҗа Хәсәннән София Муллина, Дарья Мурсякова, Бәрлебаш мәктәбеннән Давид Симанков лаек булды.