Җәй аенда тусаңда син иркәм,
Яз кояшы булып көләсең.
Тургай тавышларын моңга салып,
Күңелемә керә беләсең.
Җир җиләге пешкән чагында,
Туган көннәр килә бик сирәк.
Сине назлап җәйләр җылысында,
Иркәләргә булсын бер йөрәк.
Ак чәчәкләр эзләп болыннарда,
Килсен сиңа яшьлек елларың.
Очар канатларың каерылмыйча,
Туры булсын синең юлларың.
Чибәр дибез ,матур исемеңдә,
Кояш батса тулып ай чыга .
Йолдызларда сиңа якыная,
Туган көнең белән котларга!