һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.
Хөрмәтле шигъриятне сөючеләр сезне чын күңелдән Бөтендөнья шигърият көне белән котлыйм!Бәйрәм уңаенннан сезгә үземнең берничә шигыремне тәкъдим үтәм.
Фирдат Валеев.Шаран-Чулпан.
ТӨШЕМДӘ – ЯШЬЛЕГЕМ
Яшьлегемне төштә күрәм,
Тотарга дип үреләм.
Укталам да, туктап калам –
Сабырланам, сүреләм.
Төшләремә син керәсең,
Чәчәктәй күренәсең.
Кинәт китеп югаласың,
Томанга төренәсең.
Төшләремдә сиңа барам,
Якын түгел шул арам.
Яшьлек, син гомерем язы,
Һәм йөрәктәге ярам.
Кушымта:
Бәхетле чагым – яшьлегем,
Яшен булып яшьнәдем.
Гомеремнең кояшы ул,
Табыныплар яшәдем.
Фирдат Валеев.Чулпан.