Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган.Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. ♥♥♥
Иман нуры чәчеп тора
Авылымда ак өйләр.
Җир бәхете,ил кояшы
Ак күңелле әбиләр.
Ак яулыклы әбиләр,
Шундый матур,шундый ямьле
Авылымның кичләре.
Ак яулыклы әбиләрнең
Якты күңел хисләре.