Газинур Камалов – Исәнсеф Чишмә авылы егете. Вакытлы ялга Газинурның дүртенче мәртәбә кайтуы.
Исәнсеф Чишмә – Газинурның туган авылы. Район үзәгеннән еракта урнашкан авыл булса да, МХО зонасыннан Газинур туры әнисе янына, тәүге кат аны кочаклап күрешергә ашыга. Без барганда да әнисе Гөлдәмия апаның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди иде.