Кадалган ук бозлы инде...
Дәвалар юк инде җанга
Гүр салкыны яраларда
Я, әйтегез, кемнәр белә
Шул салкыннан араларга?
Я, әйтегез, ничек итеп
Онытырга үткәннәрне?
Йөрәгеңне телеп алып
Бу дөньядан киткәннәрне?
Ватан өчен яугир булып
Гомерең бирдең, газиз бала,
Әмма бу дөньяда онытылмас
Батырлыгың, даның кала
Тик йөрәктә әрни яра.
Язмыш сынаулары авыр
Аерылдык без мәңгегә
Юк бер чара үзгәртергә
Үкси бары тик җан гына.
Каһәр сугыш алды, балам,
Сине безнең аралардан
Син мәңге яшь йәрәгемдә
Каннар саркый яралардан
Язмышлардан сугыш уты,
Яшен атып узды инде
Йөрәкләрдә калды салкын,
Кадалган ук бозлы инде.
Яңгыр булып күз яшьләре
Юа агып тәрәзләрне
Сугыш тынар,тик ялганмас
Балаларның гомерләре.
Яңгы